Тэтимол 2015

КАЛТАМАН, картаман (угры картайса картаман була диелә) «праздношатающийся бродяга, нищий; карманщик» – Максуди телендә қалтаман – сүгү сүзе; каз., тат. (Будагов II: 33, 66) калтаман «эшлексез»; «кесә карагы» ~ каз., к.-калп., кырг. қарғаман id., төркм. (ТДГДС: 48) галтаман «ярлы; сукбай», төр. kaltaban «жулик» фар. теленнән булса кирәк, к. Калта . Чаг. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья