Тэтимол 2015

КАЛТА «кушак, ремень с прикреплёнными кошельками» (к. Будагов II: 22), диал. (ТТДС I: 192, ТТДС II: 127) «вышитый кошелёк; карман; оборка», себ. (Тумашева 1992: 117) «кисет; карман», (Рамазанова 2001: 57) «варежки» ~ гом. кыпч., башк., алт. қалта, халта «калта, чунтай, дорба (ат җиме капчыгы)», каз. қалта «җылымның капчыгы – балык кереп җыела торган урыны», үзб., уйг., фар. халта, төркм. ғалта «калта, янчык; куык; посылка» < бор. фар. халита id. (дип исәпләнә). Бу сүзнең кайбер аерым вариантлары аңлатуга мохтаҗ: рус. калита «билбауга тагылган күн янчык, акча янчыгы» (ул каян килә?), мар., удм. калта, калтак «калта, кузак» (-к каян?) һ.б. Фасмер II: 168; Räsänen 1969: 227; Аникин: 240 (арытабангы әдәбият күрсәтелә).

Дерив.: калталы, калтасыз. К. Калтаман, Калтан, Калчан.

Безнеңчә, калта сүзе монг. телләреннән дә була ала, чаг. тунг. (ССТМЯ I: 460) хали «кисет».



Предыдущая статья            Следующая статья