Тэтимол 2015

КАЛПАК II, себ. (Тумашева 1992: 117) қалбақ «заглушка (самоварной трубы)», (ТТДС I: 189) «вид женского головного убора», «валяная шапка без наушников» > мар., удм., рус. калпак, колпак < гом. көнб. төрки қалпақ, төр. kalpak, аз. ғалпағ һ.б. «баш киеме» < фар. кäллäпак «баш каплагыч» (кäллä «баш», к. Кәллә , пак «кием, каплавыч»). Бу фарсы сүз төрки телләргә бик бор. заманнарда ук кергән, к. як. халпаак «бүрек», яз. монг. xalbaang «кызлар кия торган биек очлы бүрек». Бор. рус. (гом. слав., к. Фасмер II: 252) клобук «монахлар кия торган очлы бүрек»; хәз. рус. колпак «калпак бүрек» тур. Аникин: 299.

Калпак ~ кäллäпак сүзе төрки телләрдә берничә этимологик дублет биргән, мәс., Алтын Урда төрки телендә (Zajączkowski 1961: 323–342) γalpaq «бәбиләрнең беренче чәче», к. тат. Калфак, Кәләбәк, Кәлпәк, Кәпәч, Тәлпәк. К. ш. ук Будагов: II: 21; Doerfer III: 494–495; Федотов I: 218.

Дерив.: калпаклы, калпаксыз; калпакла-у.



Предыдущая статья            Следующая статья