Тэтимол 2015

КАЛМЫК «калмык; название группы сибирских татар и нескольких башкирских родов» ~ башк. қалмық, қалмақ, нуг., к.-балк., ком. қалмуқ, каз. қалмақ, калм. хальмг, монг. халимаг «калмык (халкы)», рус. (Себердә 1607 елдан бирле билгеле) калмак, колмак «калмык», колмаки белые «телеутлар (алтайлыларның бер этнографик төркеме)», колмаки чёрные «җунгарлар һәм калмыклар» (к. Аникин: 240, 298).

Әбүлгази (хан һәм тарихчы, XVII г.) буенча, калмык дип татарлар мөселманлыкка кермичә калган төркиләрне атый башлаганнар. Ягъни калмык яисә калмаккалу сүзеннән. Тик бу этимология җентекле исбатлауга мохтаҗ. Һәрхәлдә калмык сүзе калмык теленнән килми. Хәз. рус этимологиясендә калмык сүзен колимага, колымага «күчмәнче арбасы, зур калама, шөкәтсез арба» сүзе белән баглыйлар (Фасмер II: 169–170, 291).

Икенче бер версия буенча, калмык < алт. калйымак ~ монг. халимаг «кызып китүчән, кызу холыклы» (чаг. тат. калҗын) сүзеннән, имеш. Безнеңчә, калмык сүзе диал. «ятим калдырылган» мәгъ. Шулай дип, мәс., Башкортстанның Борай районы Калмык авылы кешеләре аңлаталар һәм тиешле хикәясен дә сөйлиләр. Чыннан да авыру-чирләрне, кимсетеп карауны, җитешсезлекне белдерүчән төрки -мык ~ -мук кушымчасы бар, к. Боламык, Кызамык, Теремек , диал. Чыдамык һ.б.

Калмык, калмак сүзләре Идел-Урал регионында топонимикада очраштыргалый.



Предыдущая статья            Следующая статья