Тэтимол 2015

КАЛЛАП «шут; шутник, балагур; профессиональный сказочник и потешник»; иск. (Троянский) «мошенник» < гар. қаллāб «әйләнүчән, үзгәрүчән; ялагай хадим-әкиятче» ← қлб «әйләндерү, үзгәртү; әверелдерү; шигырьне һ.б. кирегә сөйләү», шуннан фар. калб > каз., ком., кырг., үзб. (ЎХШЛ: 155) калп «алдак; ялган; әверелдерү; юкны сөйләү (фольклор жанры – әкиятнең бер төре, кырыгалдар әкияте); язганны кирегә уку; метатеза, анаграмма», қаллап «каллап; алдакчы; ялган акча ясаучы» (чаг. тат. сөйл. калыплау «алдау»).

Каллап төрки хөкемдарның кәефен күтәрүче хадим булган, к. чув. (Федотов II: 308) халлап «ялагай ярлы», халлапă «көлдергеч әкият» һ.б., к. Калып.

Каллаб сүзенең гар. қуллаб «алдакчы ялагай» варианты иске тат. (Троянский) қуллап, төр. kullabi «елгыр алдакчы, ялагай хезмәтче» сүзендә, арытабан рус. холоп ~ хлап «ялагай хезмәтче» сүзендә (к. Фасмер IV: 252) чагыла.



Предыдущая статья            Следующая статья