Тэтимол 2015

КАЛЕНДАРЬ «календарь». Тат. теленә күптән рус теле аша кергән һәм калиндар дип әйтелә торган бу сүзне һаман русча язабыз, калиндарлар дип әйтәбез, әмма календарьлар (!) дип язабыз. Русчадан үзгәртмичә язганда да календар – исем, ә календарь – сыйфат булырга тиеш: мәс., яңа ел календары, ләкин календарь ял (отпуск).

Гомумән, бу сүз лат. теленнән килә. Тат. календары турында зур гына хезмәтне В. Беркутов бастырып чыгарды, к. «Мирас» 2004, № 4–12.

Дерив.: календарьчы, календарьчылык.



Предыдущая статья            Следующая статья