Тэтимол 2015

КАЛДЫРЧА «скальница, блок ткацкого станка» ~ башк. қалтырса id., чув. хултăрча > холтăрча < болг. *һолтырча > мар. алдырцы, олдырчо, удм. колтреч id. ← *калдыр ~ *калтыр «күтәрткеч тоташ тәгәрмәч»: андый сүзнең реальлеге төр. kaldıraç «күтәрткеч җайланма, калдырча, күтәргеч», kaldırak «күтәрткеч кран» ← kaldır- «күтәрү, күтәртү» сүзләреннән аңлашыла. Угыз телләрендә қалдыр-у «күтәрү, күтәртү» сүзе гом. төрки қалқ- (к. Калык-у ) сүзенең йөкл. юн. (калқтыр-) булса кирәк. Калдырак нигезе турыдан-туры калдыр- фигыленнән ясалган, шуннан «кире сүз ясалыш» буенча *калдыр нигезе пәйда булган. Чаг. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 117) қалтырма «күтәрмә, ишегалды баскычы».

Әйтергә кирәк, калдырча тәүдә көрене бер күтәреп, бер төшерә, «калдыра» торган шылдырма булган, шуннан соң гына җепне кабат ураттыра торган җайланма мәгъ. алган.

Материалыбыздан күренгәнчә, калдырча сүзен «калтыр-колтыр килү» яисә калтыра-у сүзләреннән чыгып аңлату (мәс., Федотов II: 356) дөрес түгел кебек – ул халык этимологиясенчә. Хәер, башк. қалтырса «калтыравык үрдәк (кыргый үрдәк төре)» төрлечә уйларга урын калдыра.



Предыдущая статья            Следующая статья