КАЛДАЗЫН себ. (к. Радлов. Образцы… IX: 208–209) «бес; домовой; гном» – «йорт иясе, шекә», урянхай (тува) әкиятендә Калдазын дигән кәрлә карт Маңгыс (к. Мавыз ) дигән явыз рух белән көрәшә, к. Урманчеев 1984: 135. Калдазын  сүзе югарыда китерелгән калдаз  сүзенә һәр яктан бик охшаш, әмма тарихи җәһәттән караганда шикләнүләргә урын кала. Хант.-мансиләрдә kaldaš ana «биологик анага ярдәмче рух», ул күбәләк рәвешендә бишек тирәсендә очып йөри. Чаг. Калдаз.  Төньяк Башкортстанда Калтасы  (зур авыл, район үзәге) топонимы да, ихтимал калдазын  сүзе белән баглыдыр.  |