КАЛӘМКЯР иск. «коленкор, тонкая узорчатая, художественная ткань, миткаль» (к. Даль), ш. ук «гравёр, металл өслеккә бидәр-бизәк төшерүче». Һәр ике мәгънәдә фар. калäмкāр «каләм эше», «каләм белән эшләүче» дигәннән: каләм бу очракта «очлы эш коралы, махсус без». Рус. коленкор төрки телләр аша фарсычадан. |