Тэтимол 2015

КАЛАЧ, диал. калац, (Тумашева 1992: 116) қалац «белый хлеб, булка», (Хайрутдинова 1985: 128) қалас «бублик, лепёшка с дырой посередине» ~ мар. (Саваткова: 47) калач, калац, кäлäц «калач; келиндер төре», чув. кулас, кулаçă, колаçă «калач» ~ кар., к.-балк., ком. қалач, нуг., кр.-тат., каз., к.-калп. қалаш, добр. qalas, хак. халас «калач, көлчә һ.б.ш. икмәк төрләреннән берсе (мәгъ. үзенчәлекләре бик күп булырга мөмкин)» ~ Нәваи телендә (Боровков 1961: 27) кāлāч, XIV г. кыпч. сүзлекләрендә (әт-Төхфәт) қалач «калач, күмәч» һ.б. Рус этимологиясендә (Преображенский I: 332; Фасмер II: 285 һ.б.) рус. калач, колач бор. гом. слав. коло «түгәрәк» сүзеннән дип раслана һәм гом. кыпч. қалач русчадан булып чыга. Ләкин бу фикерне шик астына алырга да нигезләр бар: Себер төркиләрендә (алт., тув. һ.б.) калач, калаач «төңгер (бер яклы түгәрәк барабан), гомумән түгәрәк», үзб. қалач ~ осет. qalas «зур чүмеч; чара, шава (яссы табак төрләре)». Һәрхәлдә тат. калач турыдан-туры рус теленнән түгел.

Тат. һәвәскәр этимологиядә қалач сүзен калáча (икмәк), яки кала ашы дип аңлату үзенчә кызыклы.



Предыдущая статья            Следующая статья