КАЛА-У диал. «сложить (костёр); сооружать» < гом. кыпч., башк. (БТДҺ: 183), чыгт., алт. һ.б. (к. Будагов II: 20, бик әйбәт мисаллар белән) қала-, аз., төркм. ғала- id. < бор. төрки (ДТС: 410) qala- id., к. як. хаала- «өю, таслау; савытка салу» (← хаа «савыт, сыешлык»?); к. ш. ук бор. төрки, бор. монг., фар. qal (> хәз. монг. ғал) «учак, калау, тимерче учагы»; чаг. шумер. kal «өй, учак; төрбә». Заманында Хәсән Гали қала сүзен дә гар. кальга сүзеннән түгел, кала-у фигыленнән дип язган (ләкин бу фикер яклау тапмаган). Чыннан да, кр.-тат. qala- «койма кою, кальга ясау» фигыле бар. |