Тэтимол 2015

КАЛАНЧА «каланча, вышка» > чув., мар., удм., рус. каланча id. Тат. телендә кайбер төрки телләрдәге (һәм миш. сөйләшләрендәге шартлаулы ч (тч) белән әйтелгән калача «кечкенә кала, кечкенә кирмән» сүзеннән килеп чыккан: калатча > каланча. Каланча, калача госманлы телендә дә теркәлгән һәм анда да шул ук сәбәпләр белән параллель рәвештә пәйда булган. Фасмер II: 165.



Предыдущая статья            Следующая статья