Тэтимол 2015

КАЛАМА диал. (ДС II: 96) «телега, тележка» – рус. каламага, колымага, колимог сүзеннән булса кирәк (тат. сүзе бер генә төбәктә теркәлгән).

Рус. колымага, калимашка «начар арба» сүзенең этимологиясе ачык түгел. Аны төрки телләрдә киң таралган каң, каңлы, каңга «тәгәрмәч; ике тәгәрмәчле арба» сүзеннән дип тә уйлыйлар (каңла-ма сүзе булгандыр) һәм калм. қалимаг «калмык (калмык арбасы)» сүзеннән дә чыгаралар. К. Каңлы. Фасмер II: 164, 291.



Предыдущая статья            Следующая статья