Тэтимол 2015

КАЛАЙ I«кровельное железо; жесть» > чув., мар., удм. калай id. < гом. кыпч., төр. һ.б. қалай id., ш. ук төр. kalay «аккургаш» ~ бор. монг. qalaj «тимер белән аккургаш эремәсе» ~ гар. қал‘ū «аккургаш». Абаев (I: 617) буенча, Малайзиянең Куалаһ өлкәсе исеменнән – анда элек-электән аккургаш табылган.

Калай сүзе төрки телләрдән күп телләргә таралган. Федотов I: 215.

Дерив.: калайлы; калайлан-у (күз тур. – хәрәкәтсез калу).



Предыдущая статья            Следующая статья