Тэтимол 2015

КАЛА I«город; городок» ~ чув. хула < хола болг. *һола > мар. ола, оло id. ~ гом. кыпч. қала, кырг. қалаа id. < гар. қал‘а «кирмән» > төр., кр.-тат. kale id. һәм «манара, башня». Бу сүз төрки телләрдән бик күп күрше телләргә кергән. К. Шура № 3, 1911 (кала сүзе тур. Һади Атласов һәм Хәсән Гали мәкаләләре); Мурзаев 1984: 242–244. К. Каланча, Кальга.

Дерив.: калáча; калачык; (археологиядә) калалык .



Предыдущая статья            Следующая статья