Тэтимол 2015

КАКЫ, диал. кукы (ТТДС I: 589, 598) «свербигуз; свергубец» ~ чув. хухă id. < ғақыйқ «ахак, агат» сүзеннән (үсемлекнең киң яфрагында калку ак таплар булуыннан), дип аңлату бар, к. диал. ахык «какы». Какы < каккы «мичкәләрне кагып ныгыту өчен кулланыла торган үсемлек» дип аңлату да бар (Радлов II: 61). Безгә бу аңлашылмый. Чаг. диал. какла- < какыла- «чагу, кымырҗыту» (үсемлекләр тур.). Ш. ук какы < как кый «какта (сазлыкта) үсә торган кый (кыяклы үлән)» булырга да мөмкин (ә кукы икенче сүз булса кирәк). Алт. қақы гомумән «зур үлән». Дерив.: какылык.



Предыдущая статья            Следующая статья