Тэтимол 2015

КАКЧЫР (ТТДС I: 189) «засохшая ветка», какцыр (Тумашева 1992: 116) «корочка раны; сухой слой коры дерева» ~ башк. (БТДҺ: 182) қақчыр «какча», қақсыр «икегә тармакланган ботак, аю сөңгесе», қақшыр «салдау», кырг. қақчың, қақчығай «хәрәкәтчән какча карт», қақчый- «хәрәкәтчән какча карт булу» < қақчығай- id.

Какчыр, күрәсең қақчы- «кагая, каклана төшү» яисә «артык кибү» фигыленнән, ә бу фигыль исә *как- «кибү, кору» фигыленең кабатланучан интенсивлык формасы. Ләкин какчыр «шеш, яра өстендәге кутыр» мәгънәсе как чыр (к. Чыр ) сүзеннән дә була ала.



Предыдущая статья            Следующая статья