Тэтимол 2015

КАКУЛ (ЗДС: 268), миш. кякюл, «хохолок у птиц; кисть на шапке», «часть гривы у лошади» (в этом значении встречается в фольклоре: Ай-һай, астымдагы туры, да, атым – Ял арткырлы салган какулы). Асыл мәгънәсендә «ир кешенең яшьтән үк баш түбәсендә киселмичә-кырылмыйча калдырыла торган толымчык», чаг. добр. kâkül, kyakyül < фар. каһкÿл id., рус., укр. хохол, Кавказ телләрендә кукул һ.б. id. Бу сүз Евразиядә күп телләрдә очрый һәм фар. теленнән таралган дип исәпләнә. Какул калдыру гадәте бор. Мисырда да булган һәм Якын Шәрыктә күптән билгеле. Ихтимал, ул бөтен Азиягә шуннан таралгандыр. Татарларда какул калдыру әле XIX г. башларында да күзәтелгән (Катанов 1903: 281); XVII г. чирмешләрдә төйнәлгән какул – коллык билгесе булган (Олеарий: 409), ә рус казакларында хохол ирекле булу билгесе. Гомумән, какул калдыруның мотивациясе һәм аңлатмалары бик ук ачык түгел. Рәшидетдин хәбәренчә, монголлар төрки әсирләрнең какулларын төйнәгәннәр (к. Рашид-ад-дин 1952: 208), ә Урта Азиядә какул көтелгән ир бала башында калдырылган; кыргызларда какулны туйга кадәр генә йөрткәннәр. Кавказ халыкларында какул калдыруны, егет сугышта үлсә, аның башын алып йөртергә җайлы булсын өчен, дип аңлатканнар (Пачулиа В.П. Падение Анакопии. М., 1986: 112–113). Безнең төркиләрдә исә риваять яшәгән: имеш, Тәңре һәр бәндәнең баш түбәсеннән үскән күзгә күренмәс бер бөртек чәчен күккә күтәреп тотып ала да, кавышасы кыз белән малайның чәчләрен бергә төйнәп бәйләп куя. Шуннан инде бу парлар кайда гына йөрсәләр дә, бер көн килеп барыбер кавышачаклар, имеш. Менә шуннан инде татарларда чәче чәчкә бәйләнү дигән әйтем килә. Какул (ул айдар чәче яки пәрҗәм дип тә атала) шул язмыш чәченең нигезен белдергән. Татарларда, кыз ярәшелгәч, егетнең какул чәчен, инде кирәкми дип, кисеп ыргыта торган булганнар. Какул турында бик күп мәкаләләр язылган (чөнки хохол «украин» мәгънәсе кызыклы).

Какул сүзенең ясалышы ачык түгел. Аны кöк оғлу (күк углы) яисә кан (хан) кулу (колы) тезмәләреннән дип аңлатулар – ирекле уйдырмалар. К. Кәкел, Кикрик. Будагов II: 110; Ramstedt 1949: 115.



Предыдущая статья            Следующая статья