Тэтимол 2015

КАК II«пастила» ~ диал. (трбс.) қақы id. < гом. кыпч. (гомумән сирәк очрый) қақ id. Үсемлек атамасы буларак та кулланыла бугай; ашамлык мәгъ. бу сүз күптәннән билгеле. Бируни (к. аның 1974: 697) «шифалы измә ашамлык какны Харәземгә түркләр иленнән китерәләр» дип яза. Кыпч. телләрендә (үзб. диал., каз., кырг. һ.б.) қақ «какланган ит». Күп күрше телләргә кергән.

Сөйләшләрдәге какы < каккы сүзенә караганда, төбендә бу сүз *қақ- «кору, кибү» фигыленнән ясалган булган, чаг. Как I, Кагыт.



Предыдущая статья            Следующая статья