Тэтимол 2015

КАЙЧЫ, диал. (ДС II: 96 һ.б.) канчы, качы «ножницы; клёст» > удм. качы, мар. каче, кайыц (Исанбаев 1978: 31), чув. хачă, удм. кайсы «чукыр (кош)» < гом. кыпч., алт. қайчы, үзб., уйг. қайчи (нуг., каз., к.-калп. қайшы), иске монг. qajiči, qabčuur < *qabčaa-γur, фар. қайинчи, қайчи, қаучи (төрки телләрдән), яз. монг. хайичин, эвенк. каjик, кайич, хак. хыпты, як. кыптый «кайчы; кыскыч», хак. диал. капты id. һ.б. (вариантлары күп) – төп форма *кабыты булса кирәк. Бу сүзне бор. кыт. kiap toi «кыстыргыч пычак» сүзеннән чыгаралар, к. кор. keptoi «пәке, катламалы пычак» (< кыт.): кыт. *kiap > kep «кыстыру», *toi «пычак» (к. Joki 1952: 161). Монг. һәм тунг. вариантлары тур. ССТМЯ I: 362, 397, 457–458; Федотов I: 315.

Дерив.: кайчылы, кайчысыз; кайчыла-у; кайчылык «бәпкә, атлама».

Тарихи фразеологизм: кайчы кода – бер үк кешегә кызын да биргән, шуннан килен дә алган кеше. Калым һәм бирнә бирмәс өчен шулай эш иткәннәр.



Предыдущая статья            Следующая статья