Тэтимол 2015

КАЙЧАН, диал. качан, кацан, «когда» < кай чагын тәгъбиреннән. Төрки телләрдә қачан, башк. касан, нуг., каз., к.-калп., тув. кашан һ.б. вариантлары киң таралган (хәтта бор. төрки qačan), к. Донидзе Г.И. О составе и функциях слова хазан [хаҗан] в хакасском языке. Уч. записки Хак. НИИЯЛИ. Абакан, 1960: 138–149. Чув. хăçан, кăçан, хăsан «кайчан» тур. Федотов II: 335 (тәфсилле аңлатма).

Дерив.: кайчангы; кайчанга, кайчангача, кайчаннан, кайчанлык.



Предыдущая статья            Следующая статья