КАЙТ-У, диал. кайыт-у «вернуться» < гом. төрки қайт-, бор. кыпч. қайыт-, аз. гайыт- < бор. төрки qaıt- id. qa-, qaj- «борып җибәрү, кайтару» (к. Каер-у ) фигыленнән (к. ДТС: 404, 406–407). Бу фигыль, үз чиратында, монг. хари- < бор. монг. qari- «кайту» сүзенә караганда *qar- тамырыннан. Чаг. ш. ук чув. кай- «бару», як. хай- «эздән бару». К. ш. ук Будагов II: 31–32; Räsänen 1969: 223; Федотов I: 211–212. Дерив.: кайтыл-у (мәс., озак кайтыл-у), кайтыш-у; кайтым; диал. кайтма, кайтмалы (әйтмәле дә кайтмалы), кайтмакай, кайтымсак һ.б. К. Кайтадан, Кайтар-у, Кайтыш, Кайтавыл. |