Тэтимол 2015

КАЙТАР-У «вернуть; вернуть обратно; отбить нападение (яу кайтару)» ~ гом. кыпч. қайтар- < кайт-тар-у (кайт-у фигыленең йөкл. юн.) булса кирәк, ләкин бор. *кай- фигыленнән дә ясала ала.

Дерив.: кайтарыл-у, кайтарын-у, кайтарыш-у, кайтарт-у; кайтаргыч, кайтарым (икенчел дериватлар да күп), кайтарулы һ.б. Шулардан кайтарма гом. кыпч. мәдәни термин – бию атамасы, туй терминологиясендә – бүләк төре һ.б. (к. ЗДС: 378). К. ш. ук тат. кайтармалы яка. Диал. сөйләмдә кайтармыш «кайтарып бирелгән артык акча».



Предыдущая статья            Следующая статья