Тэтимол 2015

КАЙТАВЫЛ[қаºйтаw ы̌л] диал. «возвращение; отступление; отступающая группа» ~ башк. қайтауыл id., каз. (ҚТДС: 183) қайтауыл, төркм. ғайтаwыл «контратака» һ.б.ш. хәрби термин модельләре буенча кайт-у сүзеннән.

Будагов (II: 102) бу сүзне, Рәшидетдиннән алып, қайтул дип яза һәм «төп лагерь» дип, икенче бер иске сүзлек буенча «кальга» дип аңлата. Монголча қайтуул булырга тиеш.



Предыдущая статья            Следующая статья