Тэтимол 2015

КАЙСЫ «который из, некоторый» ~ башк. кайһы, қайныһы < гом. кыпч. қайсы, уйг., үзб. қайси < бор. төрки qajusı (кайусы варианты иске тат. һәм диал. сөйләмдә дә очрый, к. Кай ).

Башк. қайныһы < қайнысы < бор. төрки (ДТС: 419) qanjusı формасыннан булса кирәк. Чув. хăшĕ «кайсы» < болг. < кыпч. (бор. тат.) теленнән.

Дерив.: кайсылай, кайсылый (диал.) «ничек»; ш. ук кушма сүзләрдә: кайсы бер > кайсыбер, кайсыкем; тат. сөйләшләрендә кас′е-кас′е, кайсы-кайсы «кайберсе»; әд. телдә кайсы, кайсы ки, кайсыдыр ки сүзләрен русча «который» мөнәсәбәтле сүзе мәгъ. һәм ролендә куллану очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья