Тэтимол 2015

КАЙРАК III, қайырақ, қыйрақ, қыйырақ (ЗДС: 377, 438; БТДҺ: 179–180) «твёрдая опухоль, железа (в промежности)», «твёрдая корка, утолщение в корке хлеба» – қайыр ~ қыйыр (к. Кыйыр ) нигезеннән булса кирәк, чаг. үзб. (ЎХШЛ: 154) қайрақ, қайыр «сугарылмый торган ташлы җир» ~ бор. төрки (ДТС: 403–404) qadraq, qadruq «тау кырасы» (рус. «гребень горы»), qadïrγaq > qaïzγaq «кыйрак, сөял» ← qadïr, qaïr > qadïz, qaïz «каты; каткан төш», күч. мәгъ. «рәхимсез», ниндидер бор. *qar тамырыннан (монда төрле фаразларга урын киң). Чаг. Кыер.

Бу сүзне әд. телгә кыерак яңгырашында алу хәерле, к. диал. сөйләмдә (ЗДС: 438) кыйракны кайрак белән имнәйләр, көянтәне атлагансың, арбаныңкын арышны (тәртәне) атлагансың (өстеннән атлап чыккансың), тип. Ягъни гади телдә кайрак I белән кыйрак бик яхшы аерылган!

Дерив.: кайраклан-у (монда кайрак I сүзенең контаминацион тәэсире сизелә) ~ кыйраклан-у; кайраклы ~ кыйраклы, кайраксыз һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья