КАЙМА «кайма, бордюр» < кайыма «каелган шәй» ← кайы-, к. Кайы-у . Бу сүз рус теле аша күп телләргә таралган. Фасмер II: 162 (төр. теленнән дип күрсәтә, ләкин ни өчен нәкъ менә төрекчәдән? Кайма сүзе барча кыпч. телләрендә дә очрый). К. Каеш, Кайы-у. Федотов II: 305. Кайма белән беррәттән кайым сүзе дә очрый (якынча шул ук мәгъ.). Дерив.: каймалы, каймасыз; каймала-у, каймалан-у, каймалат-у. Рус сөйләшләрендә (Аникин: 237) ~ хант. кайым, хайым «тотылган киекләрне асрау һәм симертү өчен киртәләнгән урын» сүзе очрый. Бик ихтимал, бу сүз тат. теленнән (аның бор. мәгънәсеннән) алынгандыр. |