Тэтимол 2015

КАЙГЫ «горе, печаль; забота; проблема» > удм. диал. (Насибуллин: 118) кайгъ, мар. кч. кайгы, койге, удм. куйкы id., ш. ук вакытта, чув. хуйăх < хойăх, хуйхы < хойхă < болг. *һаºйғы > мар. ойхо, ойго, ойхы «кайгы» ~ гом. кыпч., госм., чыгт. қайғы, иске тат., тат. диал. (брб., к. Радлов II: 10), уйг. қайғу, қазғу < бор. төрки qadγu, qaγu > qajγu (к. ДТС: 402–407), иске уйг. (Радлов II: 95) қатқу id. һ.б. қай- (хак. хай-) < қаҙ- < -қар- «кызгану, карау-багу; хәстәрләү» фигыленнән -кы кушымчасы ялганып ясалган. Бу гипотетик фигыльнең рефлексын М. Рясянен (Räsänen 1969: 217) чув. хор- > хур- «камыр һ.б. изү» фигылендә күрә, чөнки, имеш, фин телендә «(камыр) изү > кайгыру» мәгъ. күчеше бар. Чаг. ш. ук монг. гай < қай «бәла-каза».

Безнең фаразыбызча, бор. *қар- < *кайр-, к. маньч. (ССТМЯ I: 362) xajpa- «кызгану» (шуннан xajpaн ~ монг. хайран, кайран, алт., тув. қайракан, қайран > себ. қайран «кызганыч; гаҗәп; рәхим-шәфкать») ← бор. кыт. *хай, *һай «кызгану, жәлләү». К. Кайгырт-у, Кайгыр-у, Кайран. Будагов II: 33; Федотов II: 352–353.

Дерив.: кайгылы, кайгысыз.



Предыдущая статья            Следующая статья