Тэтимол 2015

КАЙ IV– название страны в фольклоре; Заятүләк эпосында – Госманлы империясе. Гомумән, башк. қай, төр. кай, кайы һ.б. – күп тарихи чыганаклардан билгеле бер угыз кабиләсе. Атама үзе бор. төрки кау «аждаһа; яшенле яңгыр» сүзе белән баглы булса кирәк. Башкортларның кайлы ырулары бар, аларның йылан кабиләсе әлеге кайлар белән кардәш булуы ихтимал. Кайлар тур. З. Вәлиди күп язган. (к. Velidi: 162, 175, 321–324). Аның фаразынча, тувалар һәм якутлар составында булган урянхай – үрәңкай этнонимы монг. үрэнкай «ак кай» сүзеннән һәм каракай кабиләсе дә бар. Кыят дигән атаклы төрки кабиләсе дә монг. кайут «кайлар» дигәннән.



Предыдущая статья            Следующая статья