Тэтимол 2015

КАЙ III(к. Радлов I: 327) «особый горловый голос (которым исполняли эпос, в частности «Кузый Күрпәч»), горловое пение, шаманское чревовещание»; у сибирских татар – «отпевание покойника» ~ алт., сары уйг. қай «өшкерү; шаман рухы», хак. хай «кай; сызгырулы тавыш» һ.б.; иске тат. сөйләшләреннән бу сүз күрше телләргә дә алынган: чув. хай «хикәя, әкият», мар. хой > ой «сөйләү; хикәя, әкият» (к. Räsänen 1969: 221); башкортларда қай әле XX г. башларында да очраган (к. Либединский Л. Башкирские народные песни и наигрыши. М., 1962: 147–149). Хәз. көндә кай (каккы да диелә) Тувада билгеле һәм ул биш төргә бүленә: хööмей, сыгыт, каргыраа, эзэңгилээр һәм баºрбаºңнаар (к. Унгвицкая, Майногашева: 41–55; Чернов Б.П. Феномен тувинского двухголосия // Природа, № 6, 1978: 48–49; аныкы ук, О физиологии механизма тувинского и хакасского горлового пения // Проблема хакасского фольклора. Абакан, 1982: 87–93; Будегечиева Т.Б. Горловое пение в системе художественной культуры тувинцев // Проблема истории Тувы. Кызыл, 1984: 199–206). Кай һөнәре монгол халыкларында һәм Тибетта да билгеле. Сүзнең чыгышы юраулы.

Дерив.: себ. тат. (Будагов II: 34; Тумашева 1992: 114) қайла-у «сүзсез көйләү, мыгырдану» ~ кырг. кайлоо «кай белән әкият сөйләү» ~ чув. хайлав, мар. хойло > ойло «әкият» (ойлымаш «легенда, сөйләк»); иске башк. (русча «Кузы-Курпяч»та, татарчадан) қайчы («саф башкортча» қайсы булыр иде) «кайлый белүче» ~ хак. хайҗы «акын». Рясянен буенча, «cихер догасы» мәгъ. кай рус. диал., коми диал., хантыйларга да кергән. Чаг. Өз, Өзлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья