Тэтимол 2015

КАЙ I(үзе генә кулланылмый диярлек), диал. (Тумашева 1992: 246, чәләң матдәсендә) кәү < кәң, иск. қайу «какой, где; что за» – основа вопросительных местоимений к. кайсы «который (из)», кайчан «когда», кая < кайга «куда», кайда «где», каян < кайдан «откуда» – < гом. кыпч., алт. қай < бор. төрки (ДТС: 408–410, 419) qaju «кайсы, нинди» < qanju id. *qaŋ тамырыннан, бу тамыр исә ностратик характерда булса кирәк, к. мар., удм. ку, кү «кай», монг. хаа < qaа «кайда, кая», тунг. xajja «нәрсә» (һ.б., к. ССТМЯ I: 4–5, 14–15, 32) ~ бор. ир. ka, kai «кай, кайчан», һинд-ир. kuu «кайда» ~ һинд-евр. *kwi, kwo «нәрсә, кем һ.б.» (күп телләрдә охшаш сүзләр табалар). Шул ук вакытта төрки-монг.-тунг. тамырының һинд-евр. һ.б. охшаш тамырлар белән гомоген булмавы да ихтимал. Будагов II: 30–31; Рясянен 1955: 19; Фасмер II: 274, 393 (когда, кто сүзләре тур.); Kluge: 989.

Кай//кан тамырыннан һәрбер төрки телдә бик күп сүзләр – башлыча алмашлыклар ясалган, к. Кайре, Калай II, Кандай, Кани, Кач, к. ш. ук Кем.

Кай диалекталь лексикада (ТТДС I: 187) кушма сүзләр ясалуда катнаша: кайкем «кайбер кешеләр», кайкөн, кайкен «шушы арада, бу арада», кайки «кая (каян, кайда) да булса» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья