Тэтимол 2015

КАЗНА, (ЗДС: 376) қазнақ, қазнау «казна; основание; доска, которая прикрывает зияющее отверстие» (мич казнасы «бревенчатое основание печи», сәке казнасы «доска, прикрывающая поднары»); диал. «ларь» ~ башк. қазна «основание печи», қызана «сруб под печкой» ~ чув. хысна «казна; налог» < бор. төрки (ДТС: 439–450) qaznaq, qïznaq «казна»; а ~ ы тәңгәллеге бу сүзнең бик борынгылыгын дәлилли һәм Doerfer (3: 472–474) фар. qaznaq «чолан» сүзен төрки телләрдән дип бик хаклы рәвештә күрсәтә; бу сүз бор. төрки мөлкәт кую (яшерү) өчен казылган һәм бура белән ныгытылган чокырны белдергән. Казна сүзен гар. хәзинә сүзеннән дип бару (киң таралган версия) дөреслеккә орына гына: гарәп сүзенең контаминацион тәэсире генә булган. К. ш. ук кырг., уйг. казынак, казанак, казнак «казна; келәт; ләхет», тув. казанак «көпкә (зимләнке), өй кәмәше; эт оясы – куңгыра», төр. kasnak «кыса; көрәшченең бик киң бил каешы; чигү тамбуры», төркм. (ТДГДС: 45) газна «кимәдә аркылы такта», аз. газнаг «баз, казылган чокыр» һ.б.

Удм. казна «казна» тат. һәм рус телләреннән, мар. кч. гäзна, гозна тат. сөйләшләреннән булса кирәк. Рус казнá куман теленнән кергән дип исәпләнә (Аникин: 235, бай әдәбият күрсәтелә). К. Кәҗүнни, Кәзәнкә.

Дерив.: казначы; казналык (теш казналыгы).



Предыдущая статья            Следующая статья