Тэтимол 2015

КАЗАН II[қаºзан] «город Казань; река Казанка» > чув. Хосан > Хусан [Хозан > Хузан] ~ мар. Ажаң, Озаң (Озаң ола «Казан каласы»). Барча мөселман төркиләр Казан дип әйтәләр, тик Себер төркиләре бу яңгырашны белеп бетермиләр. Татар риваятьләрендә Казансу елгасына бер хатын казанын төшереп җибәргән дә, «казаным», дип кычкырган, шуннан елгага да исем кушылган, ди. Гомумән, И. Барбаро заманнарыннан бирле (XV г., к. Барбаро и Контарини: 158) Казан шәһәре казан сүзеннән чыгып аңлатыла. Ләкин бу топонимның кайбер мар. вариантлары бүтәнчә уйланырга мәҗбүр итә, к. Фасмер II: 159.

Чув. Хосан > Хусан әллә ни проблема тудырмый. Бу вариант һичшиксез тат. Қаºзан яңгырашыннан: дистәләрчә сүзләрдә гом. төрки қа- > тат. қаº- > чув. хо- > ху-, к. қаºла > хула «шәһәр», қаºра > хура «кара төс», қаºт > хут «ян, каршы, хозур» һ.б.ш. Чув. х- мар. телендә йомшартылып бөтенләй төшеп калучан: чув. хола > мар. ола «кала, шәһәр» һ.б. Ләкин мар. Озаң «Казан (шәһәре)» дигәндә азактагы каян килгән? Шуны күреп һәм XVI–XVII г. рус административ документларында Казан тирәсендәге авылларда башлыча «чувашлар» яшәгәнлеге күрсәтелүдән чыгып, кайбер тикшеренүчеләр Казан топонимы үзе дә чув. телендә пәйда булган дигән фикергә киләләр. Бу фикерне тәүдә мәшһүр фин галиме Һ. Паасонен (FUF 6: 111) әйткән бугай. Чув. һәм кайбер рус галимнәре моны күтәреп алалар. Чув. этимологлары В.Г. Егоров һәм М.Р. Федотов (II: 369) тат. Казан < чув. Хазаң дип раслыйлар. Бу фаразны бигрәк тә рус тюркологы И. Г. Добродомов кат-кат бәян итеп факт дәрәҗәсенә күтәрмәкче, к. аның «Типы поселений» (к. Природное окружение... М., 2008: 209–213) мәкаләсен һ.б.

Объектив-тыныч уйлаганда, китерелгән мар. вариантлары тик шуны гына күрсәтә: Казан топонимы казан «чуен савыт» сүзеннән түгел бугай, һәм беренчел вариантта азакта авазы булган. Бу фикер дә әле йөз процетка ышандырырлык түгел: кайбер Себер төркиләрендә гом. төрки һәрвакыт белән алмаштырыла. Әмма ул төркиләр ерак, тарихта зур роль уйнамаган, артык шикләнмичә аларны калдырып торыйк.

XVI г. һәм элегрәк тә Казан тирәсендә гел чувашлар яшәгән һәм шунлыктан Казан топонимының чыгышын чув. теленнән эзләргә кирәк дигән фикер ышандырырлык түгел. Беренчедән, Казанны тәгаен татар идарәчеләре – биләре, ханнары нигезләгән, анда хөкем йөрткән чуваш идарәче тур. бернинди хәбәр дә юк. Икенчедән, Казан тирәсендә яшәгән әлеге «чувашлар» этник чуваш булдымы икән әле – аларның исемнәре һәм яшәгән авыллар исемнәре дә гел татарча дияргә мөмкин. Чуваш дип (к. Чуваш матдәсен) еш кына мариларны һәм татарларны да атаганнар. Аннары, нәрсәне белдергән соң ул гипотетик *хазаң сүзе? Бу хакта берни дә әйтеп, хәтта гипотеза корып та булмый. Безнеңчә, мар. Аҗаң, Озаң – беренчесе турыдан-туры татарчадан, икенчесе чув. диалекты аркылы – бор. тат. *қазанғы «сазламык» сүзеннән килә ала: бор. төрки (МК) qazanγu «сазлыклы җир» бар; бор. тат. қазаңғы «казанган, казанылган, яулап алынган» сүзе булуы ихтимал.

ДТСта (: 438) jıp qazanγu «җеп чуалган» дип аңлатыла һәм бүтәнчә күрелмәгән qazanγu «чуалган» сүзе бар булып чыга. Төрекләр МК сүзлегенең үз тәрҗемәләрендә бу урында jap qazanγu «җап – сугару каналы чуалган, казынтылы» дип аңлаталар. Казанның өч Кабан күле сугарулы җирләрдә очрый торган ташландык канал сазламыкларына бик охшаш булган.

Фонетик җәһәттән чув. х- авазының тат. қ- булып әверелүе гомумән мөмкин булса да, мотлака шулай булырга тиеш дигән сүз түгел. Тат. теленең үзендә дә х- күптәннән бирле кулланыла, мәс., хан, хатын, хуҗа һ.б. Һәм х > қ күренеше берничә сүздә генә, Себердә һ.б. Казаннан ерак төбәкләрдә генә очрый. Татарлар гомумән чув. теленнән сүзләр алмыйлар.

Рус топонимик әдәбиятында Казан сүзен Хәсән хан исеменнән дип аңлату да бар (к. Добродомов И.Г., Кучкин В.А. Этимология и старые географические объекты // Топонимика на службе географии. М., 1979: 157–163; Егоров В.Л. О времени возникновения Казани // Советская археология. 1975, № 4: 80–87), ләкин фонетик закончалыклар җәһәтеннән бу гипотеза акланмый: татарлар Хәсәнне Хасан дип әйтмиләр һәм әйтмәгәннәр. Казанны Хәсән хан нигезләве һ.б. хакында тарихи мәгълүматлар юк.

Казан шәһәре һәм мифик Казан батыр, Казан хан тур. Идел-Урал регионында күп кенә легендалар бар. Ләкин алар икенчел булса кирәк. Кавказда, Төркиядә һ.б. татарларны казан, казанлы дип атау бар.

Димә миңа угыз, кайы, госманлы.

Түркем – бу ат һәр гонваннан өстендер.

Юктыр үзбәк, нугай, кыргыз, казанлы,

Түрк милләте бер бүленмәз бөтендер.

З. Гёкалп.

Рус. казан һәм Казань тур. Даль; Аникин: 234.



Предыдущая статья            Следующая статья