Тэтимол 2015

КАЗАН I[қаºзан], себ. (Тумашева 1992: 122) қасан «котёл, казан» > мар., удм., рус. казан < гом. төрки (Радлов II: 367) қазан, аз., төркм. ғазан һ.б. < бор. төрки (к. Räsänen 1969: 243; Поппе 1938: 444) qazγan ~ болг. *қаргаң > чув. хоран > хуран «казан»; казган варианты тат. (ДС I: 32) казган бүрек «колакчынсыз бүрек» сүзендә, аннары лезг. (к. Хайдаков: 85) кажған сүзендә һ.б. сакланып килә; хархан варианты гаг. телендә һ.б. саклана. Гомумән, бу сүз төрки телләрдән күп күрше телләргә кергән (рус. казан тур. к. Аникин: 234). Казан сүзенең бор. мәгънәләре тур. Будагов II: 14.

Казан < казган < *қаарған сүзен Г. Рамстедттан (Рамстедт: 135) башлап каз-у сүзеннән дип баралар, к. Räsänen 1969: 243; ЭСТЯ V: 187 һ.б.; Федотов (II: 365) Х. Әрәннең төр. диал. haranı «казан» < фар. харани сүзенең қазан сүзенә катнашы юк дигән фикерен куәтли; ләкин безнеңчә, фар. сүзе үзе бер төрки телдән булырга мөмкин.

Казан сүзенең каз-у фигыленнән икәнлеген дәлилләү өчен яз. монг. qarum «казан» сүзенең ясалышын аңлатырга кирәк: чаг. ш. ук (ССТМЯ I: 463) яз. монг. xaranγa «гонг (казансыман чаң)».

Дерив.: казанлы, казансыз; казанлык (топонимик аппеллятив); казанчык. Рус. казённая часть (ружья) дигәндә казённый сүзе казна сүзеннән түгел, бор. төрки казан «пушка» сүзеннән, к. Будагов II: 14. Казан асу гом. төрки тәгъбир, к. Мухамедова 1973: 111.



Предыдущая статья            Следующая статья