Тэтимол 2015

КАЗ, себ. кас «гусь» < гом. кыпч., төр. һ.б. қаз, төркм. ғааз, ғаз (> үзб. ғоз), як. хаас һ.б. ~ чув. хур < хор < *қарғ < қаргу id., к. маньч. гару, тунг. (ССТМЯ I: 142–143) гāрэ «аккош», ш. ук «өке, ябалак», гаса «аккош, үрдәк һ.б.ш. су кошы», икенче яктан к. бор. монг. γalaγun ~ морд. гала «каз» (к. Кәли ); тунг. һәм монг. сүзләре белән чагыштырулар өстәмә дәлилләргә мохтаҗ. Чаг. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 113) қаза-қаза, қаза (> рус. диал. каза-каза) казларны куу яисә чакыру ымлыгы, рус. казара, казарка «кыр казы; казлар семьялыгыннан төрле кош атамалары» (төрки телләрдән). Räsänen 1969: 243; ЭСТЯ V: 184; Федотов II: 361; Аникин: 233–234 (арытабангы әдәбият китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья