Тэтимол 2015

КАҖАР II«каджар, воинственное туркменское племя, орда, представители которой были шахиншахами Ирана в 1779–1925 гг.». Каҗарлар хәзер Төркия һәм Иранда яшиләр. З. Вәлиди (1981: 170–171) каҗар сүзе агачäри, акацир этнонимының гарәпләр һәм фарсылар үзгәрткән варианты түгелме икән, дигән сорауны куя. Кайбер белешмәлекләрдә кажар «качар» дип аңлатыла. Ләкин бу халык этимологиясе бугай. Кабиләнең исеме монгол кенәзе Каҗар (XIV г., төп мәгъ. «кыргый үгез төре») сүзеннән дигән фараз ышанычлырак. К. İA VI: 33–35.



Предыдущая статья            Следующая статья