Тэтимол 2015

КАЕР-У[қаºй ы̌р-] «загибать; переворачивать, поддевать снизу» < гом. кыпч. қайыр-, қайр-, уйг. қайир-, қайри-, угыз. қайыр- (> аз. ғайыр-) < бор. төрки (ДТС: 404) qaïr- «борып җибәрү, кире кагу» > тув. қадыр- шор., алт. диал. қазыр-, хак. хазыр- «бору, урау; кайшалдыру» һ.б., бор. төрки (ДТС: 406) qaj- < *qa- «каеру; артка әйләнү» (> алт. қай- «артка әйләнү») сүзенең йөкл. юн., к. ш. ук кайт-у  (к.), чаг. яз. монг. qaǯi-ji «бөгелү». Räsänen 1969: 219. Чув. хир-, хайăр- < тат. булса кирәк, к. Федотов II: 305–306, 349.

Ихтимал, төп тамыр *qar- дыр. Бор. төрки сүзлектә (ДТС: 403, 404, 407, 433, 438) бор. *qa- нигезеннән ясалган qadïr-, qaïr-, qatar- «бору, борылып китү, янтаю, янтайту, каерылу, артка китү» фигыле китерелә. Ягъни бүтән күп кенә мисалларда күренгәнчә тәңгәллекләре шәйләнә. К. ш. ук аз. qanır-, qaŋır- «каеру».

Дерив.: каерыл-у («әйләнү, борылу», «читләш-ү» мәгъ. дә бар), каерыш-у, каерту; каергы (рычаг; боргыч таягы), каергыч; каерма (читән төре). Чаг. Кайкы, Кайт-у.



Предыдущая статья            Следующая статья