Тэтимол 2015

КАЕР[қаºй ы̌р] (Арсланов 1988: 80) «сырой речной песок», «твёрдая поверхность; кожура; твёрдая корочка» < гом. кыпч. (барча телләрдә), үзб. қайыр, чув. хăйăр, төр. kayır, kair «кырчынташ, каты өслекле комлык; төбе ташлы сайлык», як. (Пекарский: 3250) хайыр «тоташ ташлык» ~ монг. хайир, хайр «кырчынташ, елганың һ.б. вак ташлы, комлы төбе» < бор. монг. хаjir «кайыр; вак таш», бур. хайр кулуу «каерташ»: к. ш. ук тув. хайыр, хайырлығ «тозлак, шүр», алт. (Баскаков 1966: 122; Баскаков 1972: 218) кайыр «елганың кызу аккан төше (гадәттә төбе ташлы булган сай урын)», башк. (БТДҺ: 181) қайыр «каер, көчле; кайнар, кызу холыклы» («кызу аккан елга» мәгънәсенннән метафора булса кирәк), төркм. (ТДТДС: 46) ғайыр «ташкыннан кала торган җир; комлык» һ.б. Ш. ук алт. кайыр «текә яр(лы)» сүзе дә гом. кыпч. қайыр белән гомоген булса кирәк.

Каер сүзен бер яктан кайры сүзе белән чагыштырырга мөмкин (кайбер кулланышларда каер «кайры»). Икенче яктан төр., бор. төрки һ.б. қай, қайы «яр, кырый, чит» сүзе белән дә чагыштырырга була. Төрле очракларда, әлбәттә, контаминация дә булырга тиеш. Федотов I: 319.

Дерив.: каерлы, каерсыз (мәс., икмәк тур.); каерла-у (диал. «каезлау, каерын кыру»), к. Кайрак I, Кайра-у.



Предыдущая статья            Следующая статья