Тэтимол 2015

КАЕН- II[каºй ы̌н-, кайн-] «родственник (-ца) жены или мужа; брачное родство (к. Рамазанова 1991: 101–102) < гом. кыпч., үзб., уйг., төр. қайын-, қайн-, аз., төркм. ғайын-, ғāйн- уйг., тув. қадын, хак., шор. қазын < бор. төрки (ДТС: 402, 404, 407, 439) qājïn, qaïn, qadïn, qazïn ~ бор. монг. qadum > хәз. монг. хадум, хадам, тунг. кадум id. Номинханов 1958: 45; Räsänen 1969: 218; Покровская: 68–72; ССТМЯ I: 361; Doerfer II: 45.

Диал. (ЗДС: 379) қайын «биата, биага» < қайын ата, қайын аға һ.б., чөнки тат. қайын үзе генә андый мәгънәгә ия түгел; миш. кань ~ чув. хонь, хунь < бор. төрки кань сүзе гом. төрки қайын сүзеннән булса кирәк (миш. диалектында кайн > кань гадәти фонетик закон, чаг. миш. каняу < кайнау, катя < кайта һ.б.) һәм чув. хонь миш. диалектыннан бор. заманнарда алынган, димәк миш. диалектының нигезе бик борынгы!), к. ш. ук мар. онь- «кайн-» (оньо, оньы «кайната», оньыска «кайнага», оняка «кайнигәч») – болг. *һонь < бор. миш. кань- < кайн-. Федотов II: 358.

Кайын сүзенең этимологиясе катлаулы. Ихтимал, ул бор. төрки qaŋ «өлкән ата, патриарх» сүзеннәндер (монг. qadum < *qaŋdum < төрки qaŋı-um?) һәм миш. кан′ турыдан-туры шуннандыр.

Удм. телендә кайн- мәгънәсендә (һәм тат. кушма сүзләреннән калька рәвешендә) вар «хезмәтче» сүзе килә; бәлки қайн- сүзе тув. хаа < бор. төрки қа, *қай > монг. ха, хай «хезмәтче» сүзеннән (туй термины буларак) киләдер.

Кайын-, кайн - морфемасыннан тат. телендә бик күп яңа сүзләр – нәсел-нәсәп терминнары ясалган: кайнага, кайнана, кайната, кайнинә һ.б. (йөзләп сүз, к. ЗДС: 376–379; 404–405). К. ш. ук Кайны, Кайнә, Кайнигәч, Кайникә, Кайниш .



Предыдущая статья            Следующая статья