Тэтимол 2015

КАЕК[қаºй ы̌қ], диал. (Тумашева 1992: 93) кәйүк «большая лодка» (чаг. мәкаль: каек килсә кимә качар, катаргы килсә каек качар), (ЗДС: 366) қайақ «лодка-долблёнка» < гом. кыпч. қайық, угыз. ғайық (> аз. ғайығ), як. хайық, хайууқ, хойуқ һ.б. < бор. төрки (ДТС: 407) qajγïq, qajγuq id.; чаг. бур. хайба «каек», бор. монг. (Поппе 1938: 437) haiǯaγa «кәрап» һ.б.

Күренгәнчә, қайық сүзе *қай- тамырыннан, бу тамырны В.В. Радлов (II: 3–4) алт., төр. қай- «шуу» фигыле белән тәңгәлләштерә. Ш. ук к. бор. төрки (МК III: 382) kadhık «агачтан уелган нәрсә» ← qa-, (каз.) қай- «чапкалау, ботау». Ихтимал, қай тамыры қайыз сүзенең тамырына баглыдыр, к. эвенк. (ССТМЯ I: 362) каjук «туз кимә». Алт. қайық «ишкәк», кайыкты кеме «каеклы = ишкәкле кимә!». Будагов II: 33–34; ЭСТЯ V: 212.

Эскимос. каяк «каек, кимә» сүзенең төрки телләрдән алынган булуы шикле; монда очраклы охшашлык булса кирәк. Рус. каюк «каек» тур. Аникин: 278–279.

Дерив.: каекчы «каек белән елга аша кичерүче», каекчылык.



Предыдущая статья            Следующая статья