КАДӘР[қәдәр], диал. кадяр, хадяр, хәдәр «столько, настолько; с, как; до (определённой, указанной) границы, степени» – диалекталь лексикада киң таралган кадярлы, хадярлы (Махмутова 1978: 223), хәдәре, хәдәрем, хәдәрле, хәдәрлек, хәдәрлеге (Садыкова 1985: 95; Юсупов 1976: 144), башк. диал. хәзәре, хәҙәрем, һәҙәрем (Максютова: 109) формаларыннан морфологик эллипсис; бу сүзләрнең нигезе – гар. қадäр «күләм, зурлык» (бәйлек түгел, исем), қдр «сáнча зур булу, масса, күләм» тамырыннан. К. Кадәри, Микъдар, Тәкъдир. Кадәрле → кадәр күчеше элекке төрки телендә үк килеп чыккан, к. үзб. қадарли «кадәрле, кадәр». Будагов II: 41. Дерив.: кадәрге, иск. кадәренчә. |