Тэтимол 2015

КАДАК I, диал. (Будагов II: 7) қа ҙақ «гвоздь» > удм., мар. (Насибуллин: 118; Исанбаев 1978: 40) кадак < гом. кыпч. қадақ, төркм. ғадақ, тув. қадағ ~ тат. диал. (Тумашева 1992: 113) қадау, куман., чыгт. қадаw > чув. хотав > хутав id. ~ кирг. қадоо, алт. қаду, қадуу «кадак, кадама; шырпы; дага». Тат. әд. телендә қадау «итекчеләрнең кечкенә агач кадагы». Аз. гадаг «кыны» (кылыч, пычак һ.б.ш. кадап куела торган нәрсә) кызыклы – төп мәгъ. бор. қадағу «беркеткеч, кадаткыч» булса кирәк, к. як. хатаа, монг. хата-сун «кадак, кадаткыч һ.б.», алт. қадағы «беркетмә; карар» һ.б. К. Када-у . Федотов II: 373.

Дерив.: кадаклы, кадаксыз; кадакла-у. Кайбер сөйләшләрдә кадак һәм казык контаминацияләнә.



Предыдущая статья            Следующая статья