Тэтимол 2015

КАВЫС I[қаºw ы̌с] зодиакальный месяц «стрелец» < гар. қаwäс «җәя». Кавыс ае хәзерге 22 ноябрь – 21 декабрь аралыгына тәңгәл килә. Каус «җәя» сүзе б.э. II меңьеллыктан, атаклы Ашшур (Ассирия) патшасы Тиглат-Паласар ядкәрләреннән үк билгеле. Ассирия – хәз. Гыйрак җирләрендә яңгырлар һәм салават күпере ноябрьдә генә булгалаган. Җирле халык ул салават күперләрен Каwс äл-Кузах «Кузах дигән мифик батырның җәясе» дип сөйләгән, татарларның кайберләре бу сүзне «казак җәясе» дип үзләштергәннәр. Будагов II: 80; EI IV: 795–803.



Предыдущая статья            Следующая статья