Тэтимол 2015

КАВЫЗ II[қаºw ы̌з], диал. (Башкортстан) «чешуя, шелуха; мякина от проса» ~ каз., чыгт. (Будагов II: 29) қауз, кр.-тат. qawuz, qawız, нуг., каз. қаўыз, төр. kavuz, гаг. қооз, чыгт. (Радлов II: 57) қобуз «кавыз, кабык; кибәк». Қау тамырыннан булса кирәк, к. Кауза-у. Чаг. бор. төрки (ДТС: 436, 438) qavïq, qavuq «тары кибәге». Тары кибәгеннән һәртөрле корткычлар, микроблар кача, шунлыктан элек бәбиләрне тары кибәгендә асраганнар, мендәргә тары кибәге тутырганнар. Кавызның бактерецидлыгы озаклы тәҗрибәдән беленгән, күрәсең. К. каз. (ҚТДС: 198) қауыздай кигiз «кавызлау киез» – бәби астына салына торган киез. Чаг. Каулак.

Дерив.: кавызлы (мендәр); кавызлау.



Предыдущая статья            Следующая статья