Тэтимол 2015

КАВАК[қаºwақ], кавык [қаºwық] «перхоть на голове; труха» ~ башк. диал. қабақ, қауақ «кавак; кибәк», (БҺҺ II: 140; БҺҺ III: 101) кауҙан id. (шунда ук) ~ себ. тат. (Дмитриева 1981: 153) қаутан «кавак», (Тумашева 1992: 112–113) қауақ, қаақ «яфрак; үлән» ~ к.-балк. қабу «кавак», төркм. каwак һ.б. «куак; вак яфраклы үлән» һ.б. (к. Куак ) – барысы да ахыр чиктә қау < қагу ~ қабу «корыган үсемлек яфрагы, корыган үлән, ку» тамырыннан; бу тамырдан төрки телләрдә йөзләрчә сүз ясалган.

Сүзнең морфологик структурасы қау-ақ, мәгънә үсеше: «вак кына кипкән яфраклар, кибәк» (к. чув. хывах «кибәк») > «кибәксыман чүп, кавак». Қау-ақ > қауық. К. Кава-у , Кау, Каудан, Каулан .

Бор. төрки qavïq, qavuq «кибәк, көрпә» (ДТС: 436, 438) шулай ук *qavаq формасыннан, ягъни кабык тан түгел (һәм qab тамырыннан да түгел), к. бор. төрки qavаγu «ку». Шулай итеп, кавык ны кабык ка җибәрергә ярамый!

К. ш. ук Будагов II: 85 (язылышы һәм чагыштыруы дөрес түгел); ЗДС: 373 (каwак сүзе белән ясалган күп кенә фраземалар бирелә).



Предыдущая статья            Следующая статья