Тэтимол 2015

КАБЫРЧЫК, кабырчак «раковина» < бор. төрки (ДТС: 399) qabïrčaq «әрҗә, сандык; табут һ.б.ш.», чыгт. (Радлов II: 654) қобурчақ id., чыгт. (Поппе 1938: 285) qawurčaq «кабырчак, ташбака калканы» ~ кырг. кабырчық, нуг., каз., к.-калп. қабыршақ, қабыршық «балык тәңкәсе; шайман, көбә; юка яндау», к.-балк. қабурчақ, қабырчақ «каты, ташсыман (ташбака кабырчыгы шикелле)», як. қуорчах «агач кәүсәсеннән ясалган табут (аны мәете белән я агачка асып куйганнар, я елгага агызып җибәргәннәр; шундый гадәт бор. болгарларда да булган)» ~ иске монг. qaγurčaq «озын әрҗә, табут» ~ алт. (Баскаков 1972: 215–216) қаарчық, қайырчақ, алт. диал., тув. хаарҗак, хаарчақ «зур тартма, әрҗә»; к. ш. ук чыгт., госм. (Радлов II: 660) қапурҗуқ «кумта» һ.б. Төрки телләрдән бу сүз күрше телләргә дә кергән: венг. koporso «табут», рус. ковчег «борынгы тупас һәм зур кимә» < бәҗ. * қаучақ ~ бор. бәҗ. *кавучақ, күрәсең, ритуаль мәет озату кимәсе яки көймәсе булган, анда үлгән асылзат белән бергә аның мал-туары, хәтта коллары-кәнизәкләре дә төялгән (әлбәттә, үтерелеп), ут төртелгән һәм суга агызылган. Шуннан, бәҗәнәк теленнән булса кирәк рус. ковчег сүзенең «килбәтсез көймә» һәм «Нух көймәсе» мәгънәсе килә.

Кабырчак, татарчасыннан ук күренеп торганча, кабыр (к.) «әрҗә» сүзеннән (қабыр-чақ), к. ш. ук Кабырга, Кубыр. Шуны да искәртик – кабырчак ул кабырчык белән бердәй түгел, болар төптән-тамырдан аерым сүзләр.

Дерив.: кабырчыклы, кабырчыксыз; кабырчыклан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья