Тэтимол 2015

КАБЫРГА «ребро», «бок; склон горы» < гом. кыпч. қабырға, үзб., уйг. қабирға id., ком. қабырға «дивар, өргә», төр. kabırga, kaburga, аз. ғабырға «кабырга; ян шайманы», төркм. (ТДГДС: 50) ғапырға «чигеш үрнәге, бизәк төре» (ғапырғасыз «каюсыз»), хак. хабырга ~ монг. хабирға < бор. монг. qabirγa > як. хобурған > эвенк. хобурған «кабырга; чана карамасы» һ.б. Төбендә бу сүз тән әгъзасын түгел, тирмә, әрҗә кирәгәсен белдергән һәм, телчеләр фикеренчә, монг. телләрендә кабыр, кабур (к.) сүзеннән ясалган. К. башк. (БҺҺ II: 126) қабыра, қабырый «ян як, өргә», чув. (Сергеев 1968: 25) капăрка «табут». Үзб. (ЎХШЛ: 153) қабыз «кабырга, култык асты» (< *қабырғ) р > з күчешенең юнәлешен билгеләү өчен әһәмиятле. Räsänen 1969: 216.

Дерив.: кабыргалы, кабыргасыз; кабыргалык. Кабыргалы-камчылы дигән уен исемендә қабырга «ян шайманы булса кирәк, к. госм. (Будагов II: 3) қабырға «боҗраларсыз көбә».



Предыдущая статья            Следующая статья