Тэтимол 2015

КАБУЛ «принятие, приём» < гар. қабӯл id. Урта Идел регионында монголгача кергән сүз, к. чув. хапăл «кунакчыллык; бик теләп; көч-куәт», мар. кавыл, удм. кабыл «дога нияте; фатиха» (чаг. тат. догабыз кабул булсын), гар. қбл «каршылау» тамырыннан, шуннан ук к. Кабалә, Мәкъбүл , иске тат. қабил «откыр, сәләтле», кабилият «сәләт» һ.б. Федотов II: 310–311.

Дерив.: кабуллан-у; кабуллык, кабулханә «кабул итү бүлмәсе».



Предыдущая статья            Следующая статья