Тэтимол 2015

КАБАТ «раз», диал. «рядом, около; сторона», «опять, вторично» (Троянский) > удм. (Насибуллин: 118) кабат «яңадан, кабат», мар. кабат, кäбäт (ш. ук кäбäт-кäбäт «кабат-кабат») > гом. кыпч. қабат, үзб. қават «катлам, кабат, икенчеләй һ.б.», кайбер телләрдә үзенчәлекле мәгънәләр алган: ком., каз., к.-калп.. кырг. «этаж, ярус», төркм. ғабат «янында; әйләнә-тирә», диал. (ТТГДС: 44) «костюм», үзб. қабат «икенче кат кием», чыгт. (Будагов II: 35) «икенче катлам» һ.б., шулардан чыгып, *қапқат формасыннан түгелме икән, дип әйтергә ярый. Чаг. ш. ук алт., тув. катап «кабат». Башк. (Будагов II: 35) қабата «кабат, кабаттан» варианты икенчеләй очрамады. Уйг. қәвәт «кабат» фонетик инновация. Рус. һәм гом. слав. кабат «җиңсез кием» (к. Фасмер II: 22) төрки телләрдән булса кирәк (чаг., ләкин капот ). Ул сүзне гар. қаба нигезеннән диләр.

Дерив.: кабатлы, кабатсыз; кабатла-у; кабатлан-у һ.б. (икенчел дериватлар күп).



Предыдущая статья            Следующая статья