Тэтимол 2015

КАБАРЧЫК, диал. кабарцык «волдырь», диал. «пышка» – гом. кыпч. һ.б. қабарчық (башк. қабарсық, нуг., каз., к.-калп. қабаршық), аз. габарчыг, яз. төрки qabarčuq «кабарчык, күбек» < * қабар ~ аз. габар «кабарган нәрсә», бу сүз исә кабар-у фигыленең исем коррелянты булса кирәк, чаг. Кабыр . К. Мухамедова 1973: 111.

Тат. диал. қабарчы (ТТДС I: 185) «кабартма, чәлпәк» > болг. *һабарчы > мар. аварцы, оварцы id. кабарчык сүзеннән булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья